Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көз килде

Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Тукай райны Мәләкәс авылыннан редакциябезгә менә шундый хат килеп иреште

Көз килде, муллык килде. Муллык белән бергә моңсулык иңде. Әнә күчмә кошлар: “кыйгак-кыйгак, юллар ерак, торыйк-торыйк, исән торыйк, бергә булыйк “, - дип китеп баралар. Кошларда да кеше язмышлары...

Юкка гына Өлкәннәр көне нәкъ менә шушы вакытта үткәрелми шул. Ел саен өлкән буын кешеләре, кошлар кебек, китә бара. Аларның кадерен белергә, хөрмәт күрсәтергә өлгереп калыйк. Юкса, үкенечкә калыр.

Мәләкәс авылында зур хөрмәткә лаек, гомере буе “җигелеп” эшләгән, инде 10нчы дистәләрен ваклый башлаган апалар бар. Күпне күргән, күпне кичергән бу апалар үзләре бер “ аяклы тарих”. Трофимова Евдокия апа шуларның берсе. Аны хөрмәт итеп балалар да, өлкәннәр дә килеп тора. Ә ул үзе һәрчак елмаеп каршы ала, башыннан кичкәннәрне әкрен генә “җепкә тезә”.

Исаева Александра апага быел 94 яшь тула. Әле ул шушы яшендә дә тормыш дилбегәсен кулыннан ычкындырмый, кәҗәсен дә сава, тавык-чебешен дә асрый. Мәктәп укучылары белән берлектә мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре бу олы яшьтәге авылдашларыбызны бәйрәм көннәрендә өйләренә барып тәбрикләделәр.

4 нче октябрь көнне мәдәният йорты тормыш сынауларында сынатмаган, бары ныгыган, авырлыклар күңелләрен катыландырмаган нурлы йөзле, киң күңелле өлкәннәребезне җыйды. Әй күңелле соң бергә җыелып утырулары. Сөйләшеп сүзе,сорашып сорау бетми, үткәннәрен искә төшереп чәй өстәле артында концерт карап утыру гаҗәп рәхәт! Өстәл өсте сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора, мәктәптә пешекче булып эшләүче  Артемьева Люциянең  пешергән ризыкларын, ул пешергән  пирогларны телеңне йотарлык диеп, мактый-мактый сыйландылар.

Олыларга күп кирәкми: җылы караш, якты йөз җитә күңел кылларын тирбәтергә, җыелган хисләре моң булып түгелергә. Өлкәннәрне котларга “Тамчыкай” балалар бакчасыннан нәниләр дә килде. Сабыйларның челтерәп аккан чишмәдәй җырлары, матур итеп биюләре тантанага җылы нур бөркеде. Ә менә “Питрау” ансамбленең бәләкәчләр төркеме Иман әйткәндә, йөрәкләрдә киләчәккә ышаныч, тормыш сынауларын җиңәргә көч өстәлде. Авылыбызның үзешчән артистлары Иванова Зинаида, Вәлиева Гөлисә, Иванова Александра, Попова Людмиланың чыгышы ямь өстенә ямь өстәде. “Питрау” ансамбленең  өлкән җырчылары чыгышы соклану хисләре тудырды. Николай ага Евграфов, Нәсхәт ага Хәйретдиновлар һәр концертка моңлы тавышлары белән бизәк өстиләр. Мәләкәс авылы халкы “урнәк коллектив” исемен йөрткән “Питрау” ансамбленең һәр чыгышын тын да алмыйча тыңларга өйрәнгән. Алар бүген дә шул югарылыкта яңа программа тәкъдим иттеләр. “Ну булдыралар соң! Тыпырдатып биюләре, өздереп җырлаулары күңелләрдә горурлык хисләре уята. Менә бит алар , безнекеләр, Россия буйлап җиңү яулап, безнең Мәләкәс авылын югары күтәрүчеләр” – дип, балаларның чыгышын кунакларыбыз зур алкышларга күмде. Өлкәннәребез соравы буенча авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев “Тал бишек” җырын башкарды.

 Бәйрәмебез кунаклары  оештыручыларга матур теләкләр теләп, зур рәхмәтләр белдереп  күтәренке күңел белән  өйләренә таралыштылар.

 

Роза Семёнова,Фәртдинова Лидия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев