Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кузовлар – Лениноның үрнәк булырлык гаиләсе

Гаиләдән кыйммәтрәк нәрсә булырга мөмкин? Монда сине һәрвакыт көтәләр, әти-әни җылы каршы ала, Һәм яхшы теләкләр белән юлга озаталар.

Гаилә елына багышланган рубриканы дәвам итеп, без Яңа Чишмә районының Ленино авылында яшәүче Кузовлар гаиләсе турында язарга булдык. Карендәшебез Александр Михайлович һәм Нәзирә Минсәлих кызы 1987 елның 1 сентябрендә өйләнешәләр. Александр Михайлович Ленино авылында туган, Нәзирә Минсәлих кызы Югары Никиткинода туган. Икесе дә күп балалы гаиләләрдән. Ленино урта мәктәбен тәмамлаганнар. Мәктәптән соң Александр Михайлович Совет Армиясе сафларына чакырыла, төзелеш гаскәрләрендә хезмәт итә. Хезмәтеннән кайткач, 3 ел нефть компаниясендә эшли, аннары "Советская Татария" газетасы исемендәге колхозга терлекчелек фермасына эшкә күчә, гомеренең күп өлешен анда эшли. Нәзирә Минсәлих кызы мәктәпне тәмамлаганнан соң ук терлекчелек фермасына машина белән саву операторы булып эшкә урнаша, анда 32 ел эшли. Хәзер Кузовлар лаеклы ялда, аларның 4 кызы бар Альбина, Алиса, Александра, Алина.

Әлбәттә, әби-бабайның олы шатлыгы – яраткан оныклары, ә алар алтау: 3 малай һәм 3 кыз. Барлык кызлары да гаиләләре белән Түбән Кама шәһәрендә яши, еш кына әти-әниләренә кунакка килергә тырышалар. Александр Михайлович оста балыкчы, Нәзирә Минсәлих кызы тәмле итеп пешерергә, бәйләргә ярата. Оныкларның малайлары футболга йөри, ә кызлары  бизәнү әйберләре үрергә ярата. Үзләренең хезмәт эшчәнлеге өчен Кузовлар берничә тапкыр премияләр, кыйммәтле бүләкләр, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр. Нәзирә Минсәлих кызы алдынгы савымчы буларак, районда "Сабантуй" флагын күтәрү хокукына ия булган. Яшь гаилә буларак, колхоз аларга дүрт квартирлы йортта кечкенә гаилә өчен бүлмә алырга ордер бирә, ә аннары, балалар тугач, аларга өч бүлмәле квартир алу өчен ордер тапшырыла. Алар хәзер шунда яшиләр. Без Кузовларның зур һәм тату гаиләсенә нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев