Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күзләре күрмәүче җырчы Альбина Абрамова ишетмәүчеләргә концерт куйды - видео

Республика көнендә ишетмәүчеләр өчен ишарәләр белән җырлый торган «Игелек дөньясы» төркеме Кабан ярында концерт куйды.

«Игелек дөньясы» — «Добрый мир» төркеме 2022 елның октябрендә оештырылган. Ул телсезләр өчен ишарәләр белән җырлый торган бердәнбер татар төркеме. Төркемне оештыручы — КАИда мөмкинлекләре чикле студентлар өчен сурдотәрҗемәче булып эшләүче Әдһәм Юмагулов. Аның әйтүенчә, «Игелек дөньясы»ның үзенчәлеге — тере тавышка җырлау. Бу үзәктә күзләре күрмәгән җырчы, карендәшебез Альбина Абрамова да эшли.

«Бу проект турында күп уйландык. Иң беренче концертыбызны, Аллага тапшырып, декабрьдә куйдык. Аннары февральдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә, аннары Лаешта куйдык. Бик уңышлы бара. Барлык җырчыларыбыз да һәркөнне репетицияләргә йөри. Яңадан-яңа җырлар эшләргә тырышабыз. Проектыбыз бик күп еллар дәвам итсен», — диде Альбина Абрамова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев