Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кр. Баран авылында Алексеевск районы керәшен оешмасының ачык утырышы узган

Чарада җирле керәшен мәдәнияте үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән карендәшләребезгә Рәхмәт хатлары тапшырылган

27 апрельдә Алексеевск районының Кр. Баран авылында җирле керәшен оешмасының ачык утырышы узган. Чарада районның милли оешмалары җитәкчеләре, Чистайдан мәртәбәле кунаклар һәм авыл халкы катнашкан.
Утырыш барышында Кр.Баран авылының “Айбагыр” һәм “Бәрәнҗәр” фольклор ансамбльләре үзләренең иҗатларын күрсәткәннәр.
Чараның рәсми өлешендә Алексеевск районы керәшеннәре җитәкчесе Ирина Яковлева белән "Бәрәнҗәр" фольклор ансамбленә нигез салган Тамара Ивановага Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Карендәшләребезне Иван Егоров исеменнән, Чистай районы керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов бүләкләде.
Тамара Иванова 32 ел буе җирлек башлыгы булып эшләгән. Шул вакытларда “Бәрәнҗәр” ансаблен оештырып җибәрә. Хәзер ансамбль халык исемен йөртә. Аның белән Ирина Яковлева җитәкчелек итә.

"Эшләү чорында шактый гына хезмәт куелды. Авыл җирлеге составына кергән өч авылның да зиратлары каралды, 1988 елда аларның тирә-ягын көйма белән әйләндереп алдык, бүгенге көнгә кадәр әйбәт кенә саклана әле алар. Өч мәктәп, мәдәният йортлары төзелде, һәр авылда да сугышта ятып калган батырларыбыз истәлегенә һәйкәлләр куелды. Юллар төзекләндерелде, газлар кертелде. Мин эшемне генә түгел – халкымны яраттым. Эшемнән канәгать булмаганнарга да булышырга тырышып яшәдем. Аларга бары яхшылык теләдем", - дип сөйләде Тамара Федоровна.
Ул хәзер лаеклы ялда. Шулай да, өйдә утырырга яратмый. Авылда үткән барлык чараларда да актив катнаша. Ансамбльдә җырлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев