Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ковидлыларны дәвалаганда үзләре чирләсәләр

“COVID-19” белән авыручыларны дәвалаганда чир эләктергән медицина хезмәткәрләрен ил күләмендә кайгырталар

Ковид чирлеләрне дәвалаучы медицина хезмәткәрләренә страховой акчасы түләү өчен, ил бюджетыннан тагын 3,3 миллиард сум акча бирелә. Ил хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин 2022 елның 15 апрелендә шул хактагы күрсәтмәгә кул куйган. 

Россия Президенты указы буенча, өстәмә страховой акчасы алу хокукына короновирус белән авыручыларга ярдәм күрсәткәндә үзләре ковид эләктергән табиблар, урта һәм кече медицина персоналы, шулай ук, “Ашыгыч ярдәм”  машинасын йөртүчеләр ия.

Моннан тыш, хәрби частьларда, эчке эшләр органнарында, янгын сагы хезмәтендә һәм башка ведомстволарда эшләүче медикларга махсус социаль түләү өчен 2,2 миллиард сум акча бирү турындагы күрсәтмәгә дә кул куелган. Башка тармактагы табиблар шикелле үк, алар да үз тормышларын куркыныч астына куеп, ковид чирлеләргә ярдәм итәләр. Бу махсус социаль түләү “COVID-19” белән авыручыларны караган табибларга, урта һәм кече медперсоналга, фельдшерларга һәм, шулай ук, “Ашыгыч ярдәм” машинасы шоферларына бирелә.

Михаил Мишустин имза салган тагын бер күрсәтмә короновирус чирлеләр белән эшләүче социаль учреждение хезмәткәрләренә кагыла. Анысы буенча 2,5 миллиард сумнан күбрәк акча каралган һәм ул картлар йортында, инвалидлар яши торган интернатта торучы һәм социаль юнәлештәге башка оешмалардагы короновирус чирле кешеләрне карап-тәрбияләп торучы хезмәткәрләргә өләшенәчәк.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев