Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ковидка каршы прививкасыз кешедә ОРВИ билгесе барлыкка килсә нишләргә икәнен әйттеләр

COVID-19 белән моңарчы авырмаган һәм вакцина ясатмаган кешеләрдә салкын тию билгеләре барлыкка килсә, өйдә калырга һәм табибка шалтыратырга кирәк

Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 авыруыннан прививкасы булмаган кешеләрдә ОРВИ билгеләре күзәтелгән очракта нәрсә эшләргә кирәген аңлатты.

«COVID-19 вирусы белән моңарчы авырмаган һәм вакцина ясатмаган кешеләргә авыру билгеләре барлыкка килү белән өйдә калырга һәм „122“ номерына яки поликлиникага шалтыратырга кирәк», — диелә Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгы чыгарган белешмәлектә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Анда яңа коронавирус инфекциясен билгеләрсез яки җиңелчә кичергән һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авырган очракта гражданнарга нәрсәләр эшләргә кирәклеге язылган.

«Әгәр сез яңа COVID-19 вирусыннан вакцина ясатмаган һәм моңарчы авырмаган булсагыз, ОРВИ билгеләренең кайсысы гына күзәтелсә дә (ютәл, томау, тамак авырту, тән температурасы 38 градустан югарырак күтәрелү), ПЦР-диагностика нәтиҗәләренә карамастан … өйдә калыгыз», — диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, «122» хезмәтенә яки медицина хезмәткәреннән читтән торып консультация алу өчен поликлиниканың call-үзәгенә шалтыратырга кирәк. Сәламәтлек торышы начараланса, «103» номерына шалтыратып, ашыгыч ярдәм чакырту мөһим.

COVID-19 авыруына ясалган тест уңай булган очракта, билгеләргә карамастан, коронавирус белән моңарчы авырмаган һәм прививкасы булмаган кешеләр өчен дә шундый ук кагыйдәләр каралган.

ТИ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев