Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Комазан башы авылының үз флагы һәм гербы булдырылган - фото, видео

Инде дистә ел июльнең соңгы шимбәсенә комазанбашлылар бернәрсә дә планлаштырмый. Бу көнне шәһәрдәгеләр авылга ашкына, авылдагылар кунак көтә

Мамадыш районы Комазан башы авылында 27 июль көнне 11нче тапкыр авылдашлар очрашуы узды. Гадәттәгечә, быел да авылга, туган нигезләренә кунаклар күп кайткан. Кичен клубта сагынычлы очрашулар, җылы күрешүләр булган.

Быел оештыручылар авылның флагы белән гербын тәкъдим иткәннәр. Флагта – кояш рәсеме. Әлеге символны сайлаулары, авылларын кояшка тиңләүләре белән бәйле икән. “Биредә бигрәк тә якты, күңелгә җылы. Авыл кояш кебек озын гомерле булсын”, - дип аңлата алар. Гебрны хәтерләткән проектларында, уртада изге кое урын алган, шулай ук балыкка мул инеше, гөмбә-җиләккә бай урманнары да сурәтләнгән. Авылга якынча 1640 елларда нигез салынган дигән фаразлар бар икән.

Чарада төрледән-төрле кызыклы уеннар, күңел ачулар, яшь чактагы көйләргә рәхәтләнеп биюләр булган, авыл җыруларын сузганнар. Оештыручылар әзерләгән “Мунча ташы”ннан өзекләр дә бәйрәм күрергә килүчеләрнең күңеленә май булып яткан.

"Авыл көне"ннән фото һәм видеорепортаж тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

17

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Класс!