Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кнәз авылыннан "Айбагыр" фольклор ансамбле турында кызыклы фактлар

Тукай районың Кнәз авылыннан "Айбагыр" керәшен фольклор ансамбле 2014 елның ноябрендә оеша

Коллективның беренче сәнгать җитәкчесе - Габдуллина София Петровна була. Кызганычка каршы, ул бүген безнең арада юк инде. Бүгенге көндә коллектив Сагидуллина Валентина Николаевна җитәкчелегендә шөгельләнә. "Айбагыр" фольклор ансамбленә 49 яшьтән 83 яшькәчә 8 кеше бик теләп йөри.

Оешуларының беренче көненнән үк «Айбагыр» ансамбле мәдәният йортының барлык мәдәни–массакүләм чараларында, район, республика конкурсларында һәм фестивальләрендә актив катнаша. “Айбагыр” фольклор ансамбле ел саен «Иске Казан түгәрәк уены» Республика фольклор коллективлары фестивалендә, "Питрау" республика керәшен мәдәнияте бәйрәмендә уңышлы чыгыш ясый.

“Айбагыр” фольклор коллективы чыгышын һәркайда көчле алкышлар белән каршы алалар. Коллектив репертуарында Тукай районы һәм төрле төбәкләрнең керәшен җырулары.“Айбагыр” фольклор ансамбле җирле фольклор материалларын җыю, эшкәртү һәм куллану буенча актив эш алып бара.

Коллективының төп бурычы – киләсе буынга бабаларыбызның күпгасырлык традицияләрен тапшыру, Кнәз авылында яшәүче керәшеннәрнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев