Киләсе атна башында Татарстанда җылы булачак
Хәбәрләр

Киләсе атна башында Татарстанда җылы булачак

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе берничә көнгә һава торышы фаразын әзерләде

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе берничә көнгә һава торышы фаразын әзерләде. Аның нигезендә, киләсе атна республикада явым-төшемнәрсез башлана һәм температура +26 градус булачак.

Шимбә көнне, 11 июньдә, салкын атмосфера фронты йогынтысында республикада кыска вакытлы яңгыр көтелә, аерым районнарда яшен булуы ихтимал. Төнлә термометр +10нан +15 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез температура +20...+25 градус була.

Якшәмбе төнендә бераз яңгыр көтелә. Көндез республика салкын һава массасында төньяк антициклон йогынтысында булачак, явым-төшем булу ихтималы аз. Төнлә температура 8-13 градустан югарырак була, көндез 15-20 градустан югарырак күтәрелмәячәк.

Алдан фаразлаулар буенча, 13 һәм 14 июньдә явым-төшем булмаячак. Дүшәмбе көнне көндез һава 19-20 градуска кадәр җылыначак, сишәмбе көнне температура +21дән +26 градуска кадәр фаразлана.

ТИ

Фото: unplash.com 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев