Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кибәчтә "Безнең гаиләнең милли йолалары һәм гореф-гадәтләре" фестивале узган

Олы көнгә туры китереп, Кибәч мәдәният йорты халыкны үзенә фестивальгә җыйды

Питрәч районының Кибәч авылы китапханәчесе Мария Карасева тарафыннан оештырылган “Гаилә фестивале”ндә җиде мәйданчыкны күрергә була иде.

“Безнең гаиләнең милли киемнәре” мәйданчыгы бәйрәмдә катнашучыларны керәшеннәрнең борынгы баш һәм өс киеме белән таныштырды, биредә үзенчәлекле мастер-класс та уздырылды. Бәйрәмгә килүчеләр керәшеннәрнең алача күлмәкләре, фабрика тукымасыннан тегелгән элекке киемнәр белән беррәттән, борынгы кияү күлмәген һәм кыз балаларның күз тимәс өчен бер көмеш тәңкә тегелгән ак башлыгын, калпак, чәчкап, мәләнчек, түгәрәк яулык, олы яулык кебек баш киемнәрен күрделәр. Кияү белән кәләшне керәшенчә киендерү тәртибен дә карап үттеләр

“Һөнәрчеләр” мәйданчыгына керәшеннәрнең элгәреге йорт җиһазлары, көндәлек тормышта кулланылган эш кораллары куелган иде.

“Халкыбызның милли бизәкләре” мәйданчыгында сугылган һәм чигүле сөлгеләр, Кибәчнең кул эше тотучы уңган хатыннары бәйләгән чәпчүр (башмак) һәм башкалар урын алган иде.

 

“Милли ризык” мәйданчыгында керәшеннәрнең пич ашлары, аларны әзерләү серләре турында сөйләделәр.  

 

“Фотосурәтләрдә – гаиләбез тарихы” мәйданчыгы керәшен авылларында әле бүгенгә кадәр сакланып килгән йолага – егетләрне солдатка озатуга кагылышлы фотолар, истәлекләр белән тулы иде.

 

 “Гаиләбез китапханәсе” мәйданчыгындагы киштәләргә Кибәч мәктәбе укытучысы Булат Матюшкинның шәхси китапханәсендәге китаплар куелган иде. Булат Семеновичның үз шәхси китапханәсе турында мавыктыргыч итеп сөйләвен дә яратып тыңладылар.

 

“Кичке уен” мәйданчыгында түгәрәк уеннар, станок уены, керәшен биюе бәйрәм караучы һәркемне үз ритмына ияртте.

 

Кибәч халкы һәм Казаннан, башка шәһәрләрдән кайткан авылдашлары керәшеннәрнең үз йолаларын, гадәтләрен яңартуы, онтылганнарын искә төшерүе өчен, китапханәче Мария Александровнага һәм фестивальдә катнашучыларның һәрберсенә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев