Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәрби хирург, подполковник Ренат Терентьев турында кызыклы фактлар

Ул илебезең төрле төбәкләрендә - Ерак Көнчыгышта, Украинада, Молдавиядә һәм чит илләрдә - ГДРда, Әфганстанда барган сугыш вакытында (1982-1984) хәрби хирург булып эшли. 1990 елда подполковник херби званиесендә запаска китә

Ренат Григорьевич Терентьев 1942 елның 4 февралендә Тукай районы Калмаш авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Урта белемне Мәләкәс авылында җиде еллык мәктәптә ала, 1956-1959 елларда Алабуга медицина училищесында укый.

1962 елда Казан медицина институтына укырга керә, IV курстан соң Горький шәһәрендә хәрби-медицина факультетына күчерелә. Медицина институтын 1968 елда тәмамлый.

Ул илебезең төрле төбәкләрендә - Ерак Көнчыгышта, Украинада, Молдавиядә һәм чит илләрдә - ГДРда, Әфганстанда барган сугыш вакытында (1982-1984) хәрби хирург булып эшли. 1990 елда подполковник херби званиесендә запаска китә.

1994 елда туган ягына, Яр Чаллы шәһәренә әйләнеп кайта. Беренче елларда Ренат Григорьевич ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә табиб-реаниматолог булып эшли, 1998 елдан 2003 елга кадәр – Яр Чаллыда ачылган Тукай үзәк район хастаханәсе һәм ГБО реанимациясе бүлеге мөдире буларак хезмәт куя.

Терентьев Ренат Григорьевич III дәрәҗә “Ватанга хезмәт иткән өчен” ордены, Әфганстан медале, “В.И.Ленин тууына 100 ел тулу хөрмәтенә хәрби батырлык өчен” ордены һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев