Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

КФУ профессоры бу атнада -25 градуска кадәр суытачагы хакында кисәтте

Бу атнада тәүлеклек уртача температура климатик нормадан 10-12 градуска түбәнрәк булачак, дип искәртте Юрий Переведенцев

Бу атнада Казанда температураның кисәк түбәнәюе көтелә. Аномаль җылылыктан соң декабрьнең өченче декадасында шәһәрдә -25 градуска кадәр суытачак. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев бүген «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Казанда декабрьнең өченче декадасында тәүлеклек уртача температура норма буенча -9, -10 градус тәшкил итә. Хәзер көннәр җылы тора, аннары без циклонның тыл өлешендә калачакбыз, Карск диңгезеннән салкын һава агымнары киләчәк. Нәтиҗәдә, температура кисәк түбәнәя. Салкыннар ике-өч көн, шимбәгә кадәр дәвам итәчәк. Тәүлеклек уртача температура климатик нормадан 10-12 градуска түбәнрәк булачак», - дип искәртте ул.

КФУ профессоры ачыклык керткәнчә, Казанда чәршәмбе көнне, 22 декабрьдә суыта башлый. Аның сүзләренчә, бу атнада шәһәрдә 22сеннән 23 декабрьгә каршы төн иң салкыны булачак, бу төндә термометрның терекөмеш баганасы -25 градуска кадәр төшәчәк. Пәнҗешәмбе, 23 декабрьдә, көндез Татарстан башкаласында -20 градус салкын булыр дип көтелә. Салкыннар озак дәвам итмәячәк, атна ахырында температура нормага якынаячак.

Синоптикларның якынча мәгълүматлары буенча, 24 декабрьдә республикада салкын һава торышы саклана, урыны белән бераз кар явуы көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -22..-25, көндез -15..-20 градус тәшкил итәчәк. Шимбәгә каршы төндә, 25 декабрьдә, -17..-22 градус салкын булачак. 

ТИ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев