Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр яшәгән төбәктән җыеп алынган мәкальләр

Мәкальләр - сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирә, шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган халык әсәре

Алар кыска гына булсалар да тирән мәгънәне эченә алган. 

Каш белән күз урнында булса, башкасы базарда.
Сөйгәнемнең күңеле өчен, сөймәсемне сөямен. (Башкортстан)
Бозык самавыр, чи утын - кыз-хатынны картайткан.
Үтә кызыл тиз уңар, француз яулык тиз тузар.
Килбәт киемледә.
Үлсәң - дөнья кала, үлмәсәң - кешегә бәла. 
Саулыкның кадерен каста булмас борын бел. (Мәләкәс авылы)
Арба ватылса -ат, бозау үлсә - хатын гаепле.
 Кызыл күкәй көнендә кадерле. 
Өстәл яме ипи-тоз белән.
Тазалык - саулык нигезе,
Саулык - байлык нигезе.
 Бискәй туңмас, калтырар, тышка чыкса ялтырар. (Мамадыш районы).
Асыл сөяк зур булмас, кая барса да хур булмас. 
Карендәшем - кара казаным, ыруым - алтын келәтем.
Көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырыр.
Таза җиргә корт төшмәс. (Тукай районы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев