Керәшен Сәрдәсе китапханәсе акчалата грант отты
Китапханә 300 мең сум акча алачак
Укачачак — керәшен баш киеме. Керәшен Сәрдәсе китапханәсенең проектын да шулай дип атаганнар.
"Без күп еллар дәвамында кул эшләре белән шөгыльләнәбез: бәйлибез, чигәбез. Халык иҗатына басым ясыйбыз. "Укачачак" этностудиясендә балаларны һәм яшьләрне үз куллары белән керәшеннәрнең кием-салым һәм бизәнү әйберләрен ясарга өйрәтергә планлаштырабыз", — дип белдерде проект авторы Лидия Яковлева.
Киләчәктә бөтен эшләрне туплап, аңлатмалар биреп, брошюра да чыгарырга телиләр. Китапханә 300 мең сум акча алачак. Акча әйберләрне ясау өчен кирәк булган материалларга тотылачак. Мастер-класслар, туган якны өйрәнү дәресләре үткәреләчәк. Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев