Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен командасы тагын “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының финалына үтте

17 май көнне Татарстан халыклары дуслыгы йортында “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының ярымфиналы узды

Финалга чыгу өчен 10 команда үзара көч сынашты. Керәшеннәр җыелма командасы “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының быелгы сезонында уңышлы чыгыш ясыйлар. Әйтергә кирәк, узган ел безнең команда Лиганың чемпионы булган иде. Быел да алар юмор һәм әзерлек дәрәҗәсен төшермиләр, югары тоталар.

Команда составында Республика керәшен оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев, Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Дмитрий Баранов, активист Вадим Шрыков һәм автор башкаручы Лия Әхәтова катнаша. Команданың кураторы — күп еллар буе "Биш бармак" КВН командасында уйнаган Игорь Шрыков.

Финалга чыгу өчен командалар ике этапта көч сынашты. Беренчесендә командалар — “Сәламләү” (“Приветствие”) чыгышы, икенчесендә жюри членнарының сорауларына кызыклы һәм тапкыр җаваплар табарга тиеш иде.  Ике өлештә дә “Керәшеннәр җыелма командасы”на барлык жюри членнары да “елмаю” билгесе күтәрделәр.  

Халыклар дуслыгы сәхнәсендә, чыннан да, көчле һәм кызу ярыш барды. Барлык командалар да көчле һәм финалга узарга мөмкинлекләре бар иде. Ләкин уенның шартлары буенча, 10 командадан бары тик 6 команда гына сайлап алынды. Шулай итеп, “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының финалына Зәйдән “Зәй әбиләре”, Яр Чаллыдан “Челны Бройлер”, Актаныш районыннан “Нәмәкәй”, Тукай районыннан “Тукай районы җыелма командасы”, мәдәният хезмәткәрләре берлегеннән “ПрофКәмит” һәм “Керәшеннәр җыелма командасы” үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев