Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсендә мобилизицияләнгән солдатларга оекбашлар бәйлиләр

Бу акцияне Ольга Семенова башлап җибәргән.

Ольга Семенованың гаиләсе сарык үрчетү белән шөгыльләнә. Ул, ире белән киңәшләшеп, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йорты каршында эшләүче "Йомгагым" клубына 20 килограмм йон тапшырган. Авыл халкы, кичләрен җыелып, шушы йонны эрләгәннәр.

"Мондый авыр вакытта без читтә кала алмадык", – дип уртаклашты Ольга Дмитриевна.

Йонның бер өлешен "Йомгагым" активистлары, өйләрендә җайлап бәйләсеннәр дип, әбиләргә таратып чыкканнар. Күбесе кичләрен мәдәният йортында җыелышып, бергә-бергә бәйли икән. Елена Дементьева тизрәк булсын дип, өеннән оекбаш бәйли торган машинасын да алып килгән.

Кыскасы, һәркем җанын биреп эшли. "Солдатларыбызның аяклары гына түгел, йөрәкләре дә җылыныр", – ди "Йомгагым"ның җитәкчесе Лидия Яковлева.

Вперед
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев