Керәшен балалары Җырчы Җәкәү йортында мавыктыргыч квест узды - фото
Хәбәрләр

Керәшен балалары Җырчы Җәкәү йортында мавыктыргыч квест узды - фото

14 июнь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк керәшен балаларын үзенә кунакка җыйды.

Мәдәни үзәк хезмәткәрләре нәнәи дуслар өчен мавыктыргыч уен - "КРӒШен квест" оештырды. Чарага Казан шәһәренннән һәм башкалага якын районнардан 20ләп бала әти-әниләре, туганнары белән килгән иде.

Балаларны яклау, Россия көннәренә һәм Гаилә елына багышланган әлеге чарада балалар ике командага бүленеп, биремнәр узды. Аларга биремнәрне чишәргә әкият геройлары – Олаф белән Фердинант, Красная шапочка һәм керәшен кызы булышты.  Биремнәр логик фикерләүгә генә түгел, ә уйнап, җырлауны да үз эченә алды. Боларга өстәп, балалар химик мастер-класста катнашты, үз куллары белән ясалган туңдырма да ашадылар. Сабыйларга бүгенге кичәнең истәлеге итеп, оештыручылар “КРӒШен” дип язылган панамалар бүләк итте.

Квесттан ФОТОРЕПОРТАЖ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев