Керәшен авылларында нардуганчылар йөри
Хәбәрләр

Керәшен авылларында нардуганчылар йөри

Нардуган — Рождестводан соң Качмануга кадәр үткәрелә торган күңел ачу бәйрәме. Элек Нардуган вакытында керәшен авыллары гөрләп торган.

Ул 18 январга кадәр дәвам итә. Нардуган бәйрәмендә үзеңне танытырга ярамый, шуңа күрә нардуганга чыгучылар төрле маскалардан йөриләр.

Зәй районының Якты Күл авылында нардуганчылар, өйдән өйгә йөреп, җыр һәм такмаклар әйткән, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек теләгәннәр. Керәшен җыруларын җырлап, уен-көлке, такмаклар әйтешеп биеп, авыл кешеләренең күңелләрен күтәргәннәр.

Алабуга районының Олы Шүрнәк авылында да йолаларны онытмыйлар. Җырулар белән, шигырьләр сөйләп өйдән өйгә йөреп, бәйрәм белән котлаганнар.

«Һәр өйдә дә җылы кабул иттеләр. Әле үзебез белән күчтәнәчләр дә биреп чыгардылар. Хуҗаларның йөзендә елмаю күргәч икеләтә шатландык», — дип сөйли нардуганчылар.

Зәй районының Сәвәләй авылындагы «Надежда» берләшмәсенә йөрүчеләр дә бәйрәмгә чыкканнар. Кеше танымаслык итеп киенеп, балалар өйләргә кереп шигырьләр сөйләгәннәр, җылы теләкләрне җиткергәннәр. Ә кергән нардуганчыларны, өй хуҗалары үз чиратында баллы күчтәнәчләр белән сыйлаганнар.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев