Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күңелле балачак - "Айбагыр"да! - фото

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне.

Үсеп килүче буын – безнең киләчәк. Сабыйлар сау-сәламәт булсын, сыйфатлы белем алсын, спорт, иҗат белән шөгыльләнсен, рухи үсеш кичерсен өчен шартлар тудыру – төп максатыбыз.

Бу көннән мәктәпләрдә җәйге каникуллар да башланды. Хөрмәтле әти-әниләр! Яллар вакытында балаларыгыз рухи һәм физик көч яхшы көч тупласын дисәгез, йөрәк җимешләрегезне, 23 июльдән 12 августка кадәр үтәчәк, керәшен балалары өчен оештырылган “Айбагыр” этнолагерена җибәрегез. Смена быел да Мамадыш районының Соколка авылы янында Кама елгасы буенда урнашкан “Кама” стационар лагеренда узачак. Айбагырлылар күңелле ял итеп кенә калмый, ә халкыбыз турында белемнәрен дә арттыра.

Балаларны нарат урманы тирәсендәге экологик чиста зонада урнашкан уңайлы шартлары булган йортлар, 989 кв. метрлы резин өстекле универсаль спорт мәйданчыгы һәм, әлбәттә, яңартылган һәм гаять бай программа көтә. Февраль аенда Казанда махсус “Айбагыр” балаларына тәрбия бирәчәк вожатыйларны әзерләү мәктәбе эшләде. Анда үзләре дә шушы лагерьда тәрбияләнгән 17 егет-кыз белем туплады. Аларга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр, шулай ук психолог һәм этник белгечләр белән дә очрашулар узды. “Айбагыр” быел 100 керәшен баласын бергә туплар дип көтелә.

Шушы сылтама аша1 июльгә кадәр гариза бирергә ашык:
https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLScqOyo7Vsxw__5BJuKHy3uBh0Srr8inGLYdbTTjAoqcTKcDmA/formResponse

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев