Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан Кремлендә Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә үткәрергә киңәш иттеләр

Республикада коронавирус инфекциясе таралу аркасында Яңа ел төнен гаилә белән бергәләп үткәрүдән дә яхшысы юк, дип саныйлар Кремльдә

Казан Кремлендә республикада коронавирус инфекциясе таралу аркасында Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә үткәрергә киңәш иттеләр. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип белдерде.

«Яңа ел – ул чыннан да гаилә бәйрәме. Аны гаилә, якыннарың белән бергәләп каршы алудан да яхшысы юк. Covid-19 сынавын узган, якын кешеләре коронавирус белән авырган, шушы чир аркасында туганын югалткан кешеләр моның шулай икәнен барысыннан да әйбәтрәк беләдер, мөгаен. Шуңа күрә быел Яңа елны өйдә үткәрүең хәерле», - дип искәртте Галимова.

«Татар-информ» агентлыгы Яңа ел төнендә республика кафелары һәм рестораннары өчен ташламалар каралмавы хакында хәбәр иткән иде. Җәмәгать туклануы биналарының ишеге төн уртасыннан иртәнге 6га кадәр ябык булачак.

 

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев