Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләребез отец Павелны югалту ачысын уртаклашкан сүзләрен җиткерәләр

Отец Павелның арабыздан китүе беребезне дә битараф калдырмады

Геннадий Макаров, этномузыка белгече, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия Композиторлар берлеге члены, Казан консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыка белеме кафедрасы доценты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

Жятим булыб калдык, кряшен калкынын казерге заман апостолы, ӧйрятеӱчесе ӓм жактыртыучысы Павел ӓтей Кюк падшалыгына кючте. Урыны изгеляр белян жомакта булсын.

Светлана Борисова, безнең укучы

Керəшен дөньясы зур югалту кичерə, Павел əти арабыздан китте.

Керəшен халкы өчен янып, тырышып яшəдегез. Сез, башлап йөреп безгә элеккеге чиркəүне кайтарып бирүлəренə ирештегез. Чиркəүне торгызып үзебезнең телебездə келəү итеп, иманнар җырлап, кылган җазыкларыбызны тыңлап, күңел тынычлыгы алып яшəргə өйрəттегез. Сез безнең өчен келəү иттегез, Ходай юлына безне бастырдыгыз, шул юлдан алып бардыгыз. Павел əти, безне барыбызны да исемнəребез белəн белдегез, һəрберебезгə арулану өчен кирəкле сүзлəр таптыгыз. Сез, һəрвакыт бер-беребез белəн дус булып, тату яшəргə өндəдегез. Сез биргəн үгет, киңəшлəр гомер буена күңеллəрдə сакланыр. Керəшен халкы өчен эшлəгəн хезмəтегез əйтеп тə, санап та бетерерлек түгел. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын.

Людмила Демидова, безнең укучы

Бу безнең өчен, керәшен халкы өчен әйтеп бетергесез зур югалту. Ул шушы көнгә кадәр динебезне, телебезне, йолаларыбызны саклап килде, киләчәк буынга тапшырып калдырырга тырышты. Шулай булгач без бу хәзинәләрне онытырга, югалтырга тиеш түгелбез! Ул һәрберебезгә үзенең яхшы киңәшләрен, үгетләрен биреп гел изге теләкләрен теләп кала иде. Отец Павел, сез һәрвакыт безнең күңелләрдә булырсыз! Урыныгыз оҗмахта булсын!

Надежда Токранова, “Туганайлар” газетасының журналисты

Киттең мени, Павел әтей,

Безне калдырып?!

Бар халкыңны җалгыз иттең,

Җөрәк җандырып.

 

Ник җылытты көннәр дисәм,

Син китәсенә.

Ходай куенында җаның

Сөенәсенә.

 

Бар керәшен, атасыдай

Сине зурлады.

Өмет эзләп килүченең,

Саны булмады.

 

Төпле киңәшләрең белән

Тигезләп җөрдең.

Күпме җазыклы җаннарны,

Шатлыкка төрдең.

 

Син сөенсәң – без сөендек,

Көенсәң – көйдек.

Бәйрәм саен куанышып,

Сиңа җөгердек.

 

Үз балаңдай каршы алып,

Сөеп озаттың.

Бар керәшен сизми генә,

Сине югалтты...

Мона кадәр җирдә сыман, моннан ары Күктә, безне теләгеңнән калдырма!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев