Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Валентин Иванов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Ул тумышы белән Балык Бистәсе районы Үри Чаллысы авылыннан

Үри Чаллысы авылында урнашкан "Мәдәни мирас һәм керәшен тарих музее" каршында эшләп килүче "Тәңкәләр" коллективы члены Валентин Иванов Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләрнең "Татар сүзе" бәйгесендә катнашып Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Катнашучылар шигырьләр, мәсәл һәм проза укуда көч сынашты. Бәйге икенче тапкыр үткәрелә. Барлык номинацияләрдә дә катнашучыларның яше чикләнмәгән иде. Жюри хөкеменә бәйге өчен махсус эшләнгән видеоязмалар кабул ителде. Жюри актерлык осталыгына, дикциягә, костюмга, реквизитка, музыкаль бизәлешкә бәя бирде. 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев