Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычта «Туым жондозы» фестиваленең соңгы сайлап алу туры узды

1 декабрь көнне “Туым жондозы - 2024 ” керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең Кайбыч зонасы сайлап алу туры җиңүчеләре билгеле булды.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр сайлап алу турлары Казан шәһәрендә, Чистай, Әлмәт, Кукмара районнарында узган иде. Кайбыч зонасы сайлап алу турында Кайбыч районыннан коллективлар һәм солистлар катнашты. Барлыгы 11 чыгышны жюри энә күзеннән уздырып, иң яхшыларны билгеләде.



Жюри составында этномузыколог, сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Кашапова, «Бәрмәнчек " керәшен дәүләт фольклор ансамбле солисты, хормейстеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Оксана Дмитриева, «ТАТМЕДИА” АҖе филиалы «Туганайлар» газетасы редакциясе баш редакторы Юлия Губина һәм Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең әйдәп баручы белгече, "Кряшен чибяре" титулы иясе Марина Казакова эшләде.

Конкурс кысаларында чыгыш ясаган барлык коллективлар һәм солистлар жюри тарафыннан бәяләнеп, төрле дәрәҗәдәге лауреат исемнәренә лаек булдылар.

Бүләкләнүчеләр:

I дәрәҗә лауреатлар:

«Халык вокалы» номинациясендә (5-11 яшьлекләр) – Екатерина Матвеева;

“Фольклор-эстрада вокалы” номинациясендә (8-35 яшьлекләр) – Наталия Бандерова;

“Фольклор-эстрада вокалы” номинациясендә (5-11 яшьлекләр) – Самир Гисматуллин;

«Фольклор-этнографик коллектив» (5-11 яшьлекләр) – “Гылбулар” фольклор ансамбле;

«Фольклор-этнографик коллектив» (12-17 яшьлекләр) – «Инешкәй” һәм “Яшь Сәүдияр” фольклор ансамбльләре.

II дәрәҗә лауреатлар:
«Халык вокалы» номинациясендә (18-35 яшьлекләр) – Анна Матвеева;

“Фольклор-эстрада вокалы” номинациясендә (5-11 яшьлекләр) – Никита Макаров;

“Фольклор-эстрада вокалы” номинациясендә (12-17 яшьлекләр) – Гөлназ Гайнуллина;

III дәрәҗә лауреатлар:
«Халык вокалы» номинациясендә (5-11 яшьлекләр) – Кристина Бичарина;

Катнашучы Дипломы белән «Халык вокалы» номинациясендә (5-11 яшьлекләр) Владимир Бухаров бүләкләнде.

"Туым жондозы - 2024 ” керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең сайлап алу турлары тәмамланды. Алга таба жюри утырышы һәм киләсе елга гала-концерт көтелә. Гала-концертта сайлап алу турларын узган иң көчле коллективлар һәм солитлар фестивальнең иң зур бүләге Гран-при өчен көрәшәчәк.

Кайбыч сайлап алу турыннан тулы ФОТОРЕПОРТАЖ.

Беренче зона ярышы 17 ноябрь көнне Чистай шәһәрендә узды. Монда Чистай һәм Түбән Кама районнары көч сынашты.

Икенче сайлап алу туры 20 ноябрь көнне Казанда узды. Казан, Арча, Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче районнары катнашты.

Өченче сайлап алу туры 22 ноябрь көнне Әлмәт районының Кәләй авылында узды. Монда Яр Чаллы, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнары катнашты.

Дүртенче сайлап алу туры 24 ноябрь көнне Кукмарада узды. Монда Монда Кукмара, Балтач, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск һәм Саба районнары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев