Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайберәүләрнең җәе «махом» үтеп киткән, ә сезнеке?

Карендәшләребез арасында шундый сораштыру уздырырга булдык. Быелгы җәй ничек узган? Нәрсә белән истә калган икән?

Әй, сузасы иде, озынайтасы иде шушы җәйләрне. Кышлар буе тилмереп көтәсең дә, ә ул күз ачып йомган арада үтә дә китә. Инде яңа ел фасылына — алтын көзгә дә аяк бастык.

Людмила Белоусова, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры:
— Минем җәйләрем сизелми дә уза. Быел да шулай булды. Питрауга әзерлек белән башланды һәм «Айбагыр» лагере белән тәмамланды. Җөридә Питрауның 25 еллыгын уздырдык. Күп кунаклар килде, чит регионнардан да карендәшләребез җыелды. Питраулар үткәч, лагерьга әзерләндек. Аны да матур гына уздырып җибәрдек, инде яңа сменага заявка бирдек. Җырчы Җәкәү йортында яшь коллектив белән эшлим, аларга карап көч, энергия алам, яшьләрчә сулыйм. Аллага шөкер!

Фрида Вәлитова, корреспондент:
— Җәй үтеп тә китте. Яңгырлары, салкыннары, сары яфраклары белән көз җитте. Һәр фасыл үзенчә ямьле. Көзен урманга бер барып кайтуың ни тора! Агачларның матурлыгы, төсләргә байлылыгы сокландыра. Шулай да ел фасылларының иң көтеп алынганы ул — җәй. Зур яңалыклар булмаса да, быелгы эссе җәйге көннәре сагынып искә алырга гына калды... Тормыш шул бер җай белән барды. Җәй мине якыннарым, дусларым белән табигать кочагында ял итүләр белән сөендерде. Гомумән, бик күңелле үтте, озак күрешмәгән дусларым белән очраштырды, яңа танышулар бүләк итте. Беренче тапкыр Мамадыш районының Җөри авылында узган «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивалендә булдым.

Алинә Галимҗанова, корреспондент:
— Быелгы җәй айлары бик продуктив һәм минем өчен аеруча мөһим вакыйгаларга бай булды. Дипломнарымны яклап, дәүләт имтиханнарын тапшырып, югары белем турындагы кызыл дипломымны алдым. Берсен тәмамлап та өлгермичә, магистратурга да укырга кердем. Җәйнең яртысы шушы университет эшләре белән узды да китте. Аннан соң, үзем теләгән эшемә урнаштым. Чит илләрдә ял итү күренмәде быел. Һәр почмагы күңелгә якын булган Татарстаныбыз буенча кечкенә генә сәяхәт оештырдык. Шушы айларның һәр ял көннәре туган авылымда үзды. Анда инде, үзегез беләсез, җирле курорт — «бакча-сарай» дип атала! Бер сүз белән әйткәндә, быелгы җәй бик тиз узды.

Аида Тукачова (Сахарова), Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре:
— Вакыйгаларга бай булды быелгы җәй. Июнь башында тормышымда яңа этап башланды: кияүгә чыктым. Матур гына, гөрләтеп туйлар уздырдык. Туган көнем дә җәй аенда, дуслар-туганнар белән күрешеп бәйрәм иттек. Быел магистратураның 1 курсын тәмамладым. Ирем белән Мәскәүгә дә барып кайтырга өлгердек. Эшемдә дә күңелле, рәхәт мизгелләр шактый булды. Җөридә узган Питрауда быел Татарстан мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Айбагыр лагеренда балалар белән эшләдем. Анда аерым бер атмосфера инде. Быелгы җәйдә тагын бер зур эш башкарылды: өй һәм миңа машина сатып алдык. Эшләп, ял итеп үтеп китте вакыт.

Дмитрий Баранов, активист:
— Бик көтеп алган идем, «махом» үтеп китте бу җәй. Башта Питрауга әзерләндек. Инде 3 ел рәттән яшьләр сәхнәсендә алып баручы булып эшлим. Шушы бәйрәмдә, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы Рәхмәте белән бүләкләделәр. Керәшен дөньясына үз өлешемне кертә алуыма, аны бәяләгәннәре өчен бик шатмын. Аннары «Айбагыр» лагеренда вожатый булдым. Җырчы Рәнис Габбасов концертларын алып барырга туры килде. Аның белән Соль-Илецк шәһәрендә гастрольдә булып кайттым. Шунда бераз ял да иттем.

Олеся Дмитриева, SMM-белгеч:
— Җәй — минем ел фасылы түгел икән дигән фикергә килдем. Эссе көндә продуктивлылык төшә. Шуңа күп кенә планнарымны көз-кыш айларына калдырдым. Быелгы җәйдә иң зур хыялларымның кайберләре чынга ашты. Беренче тапкыр чит илдә, Төркиядә булдым. Анда дайвинг белән су астына төштем. Минем бөтен эшем телефонга бәйле, шуңа күрә сыйфатлы контент булуы да мөһим. Җәй ахырына таба үземә шундый бүләк ясадым әле, яңа IPhone алдым. «Шәп блогер» медиа мәктәбе белән Татарстан буенча балаларга мастер-класслар үткәрдек, төрле районнарда, балалар лагерьларында булдык. Яңа планнар, идеялар белән көзне көтәм.

Алина Кондратьева, сайт редакторы:
— Быелгы җәй күз ачып йомганчы узды. Бер дә уйламаганда, нәкъ менә җәйнең беренче көнендә, «Туганайлар» редакциясенә эшкә урнаштым. Өч ай вакыт эшемә ияләнеп, яңа кешеләр белән танышып, шул «колеяга» кереп, үтте-дә китте. Отпуск дигән әйбер татымады быел. Ялларым авылда әти-әни, дусларым янында үтте. Озак күрмәгән ерактагы туганнар белән очраштым. 2023нче елгы җәем якты, җылы хәтирәләр белән генә истә калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев