Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбер даруларны куллану тыелган

Ашказаны җәрәхәтен, унике илле эчәкне дәвалау өчен һәм профилактика йөзеннән кулланыла торган “Ранитидин”ны кулланылыштан алына.

Россия сәламәтлек саклау министрлыгы канцероген матдәләре дә булган  даруларны сатуны, куллануны тыя. Министрлык  бу даруны җитештерә торган фармакология компанияләренең теркәлү турындагы  таныклыкларын да алган. Исемлектә “Ранитидин” белән беррәттән, составында шундый ук  матдә булган “Зантак”, “Гистак”, “Ацилок” да бар. Моңа сәбәп итеп, ул даруларның кеше сәламәтлегенә  куркынычлы булуы китерелә.

“Америкада бу препаратны  2020 елда ук җитештерүдән алганнар, – дип аңлата  “Атлас” биомедицина холдингының фәнни директоры, Джордж  Мейсон университеты профессоры, биолог Анча Баранова. –  Ранитидинның химик синтезы барышында  N-нитрозодиметиламин катнашмасы кала. Ә ул матдә канцероген санала”.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев