Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Качману көнне керәшеннәр кайларда су чумыла ала – исемлек

Республикабызның керәшеннәр күпләп яшәүче төбәкләрендә су чумылу йоласын башкару өчен булдырылган урыннарны барладык.

19 январь православлар төп бәйрәмнәрнең берсен — Качмануны билгеләп үтә. Бу көнне чиркәүләрдә бәйрәм келәүләре уза, сулар аруландырыла, суга чумыну өчен бәкеләр ачыла, купельләр булдырыла.

Качману көнне һәркемгә дә суга керү мәжбүри түгел. Бу эшне чиркәү дә мәҗбүриләми. Чөнки боздай суга керү организм өчен зур стресс. Моны көчле һәм сәламәт кешеләр генә башкарып чыга ала.

Шулай да, бәкегә керергә батырчылык итүчеләр саклык чараларын да күрегез. Үзегез белән җылы чәй, алмаш киемнәр алыгыз. Суга бары тик МЧС хезмәткәрләре дежур торган җирдә һәм алар кушканны үтәп кенә керегез.

Казан шәһәре:
Югары Кабан күлендә (Давлекеевская,8 һәм Борисовская 54); Идел елгасына Николай Чудотворец чиркәве тирәсендә (Идел буе урамы, 32 йорт).

Яр Чаллы шәһәре:
Серафим Саровский храмы янында Мәләкәс елгасында.

Яшел Үзән районы:
«Раифский источник» территориясендә.

Мамадыш районы:
шәһәрнең «Яшьлек» скверы янында Нократ елгасында, «Изге касә»дә («Святая Чаша»). Юкәче, Җөри, Чия Башы (Никифорово) авылларында

Теләче районы:
Субаш авылында.

Питрәч районы:
Керәшен Сәрдәсе авылында.

Балык Бистәсе районы:
Казаклар Чаллысы, Иванай, Шомырбаш, Алан-Полян авылларында.

Кукмара районы:
Село-Чура авылында.

Зәй районы:
Поповка авыл җирлегендәге чишмәдә,«Изге чишмә»дә.

Тукай районы:
Мәләкәс авылында «Яшелчә» елгасында.

Менделеевск районы:
Иске Гришкин һәм Сәйтәк авылларында коену була.

Алабуга районы:
Черкасово авылында.

Кайбыч районы:
Турминское авылында.

Лаеш районы:
Ташкирмән авылы Мишә елгасында.

Чистай районы:
Кама елгасы яры буенда.

Яңа Чишмә районы:
Яңа Чишмәдә «Елховка» чишмәсе); Ленино авылында купельдә.

Түбән Кама районы:
Келәте, Кушай, Олы Аты авылларында, Красный ключ поселогында.

Сарман районы: 
Ләке авылында.

Әлмәт районы:
Шәһәр пляжында

Лениногорск районы:
Федотовка авылының «Тәреле чишмә»дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев