Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәкәү йортында “Гасырларда – безнең җөзебез” дигән фотокүргәзмә эшли

31 майда Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Гасырларда – безнең җөзебез” дигән фотокүргәзмә ачылды

Бу күргәзмә, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган. Анда  узган гасырның җитмешенче, сиксәненче елларында галим Геннадий Макаров белән Дамир Васильевның керәшен авылларына этноэкспедицияләр вакытында төшергән 60тан артык фотосы урын алган.

Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының керәшеннәр һәм нагайбәкләр тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе Радик Исхаков, шул ук институтның этнология бүлеге мөдире, социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова, Казан дәүләт мәдәният институтының тәрбия эше буенча проректоры Татьяна Леонтьева, Россия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты фәнни хезмәткәре Иван Севастьянов катнашып, чыгыш ясадылар.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, музыка белгече, педагог Геннадий Макаров белән Татарстан фәннәр академиясендәге энциклопедия институтының элекке фәнни хезмәткәре Дамир Васильев фотоларыннан оештырылган бу күргәзмәне Җәкәү йортында 31 августка кадәр һәр атнаның эш көннәрендә (шимбә, якшәмбедән кала) 10.00-17.00 сәгатьтә күреп була. Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәгенең адресы: Казан шәһәре, М.Худяков урамы, 11нче йорт.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев