Югары Баграж спортчылары – район беренчелегендә лидерлар
Авыл җирлекләрендә Спартакиадалар гөрли.
11 мартта Зәй районының Аксаркино авылында, "Сәламәтлек-2023" спатакиадасы кысаларында, гер спорты, чаңгы, канат тарту буенча район беренчелеге узды.
Баграж авыл җирлеге югары нәтиҗәләр күрсәтте. Шулай итеп, Югары Баграж авылыннан Роман Тугашев гер күтәрү буенча – 1нче урынга, ә Демьян Игнатьев 3нче урынга лаек булды. Чаңгыда шуып, 1нче урынны Петр Коронов алды, 3нче урын Евгений Бутаковка эләкте.
Хатын-кызлар арасында да үзләрен чын спортчылар итеп күрсәтүчеләр булды. Олеся Емельянова чаңгыда финишка 3нче булып килде, ә гер күтәрүдә аңа тиңнәр булмады, шуңа лаеклы 1нче урынны алды. Дарья Смирнова исә чаңгыда шуу буенча беренчелек белән кайтты.
Кышларын озатып, сәламәт язларга керик!
Фото: Верхнебагряжское СП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев