Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Зәй бистәсенең Богоявление чиркәве янындагы кач аруландырылды

Аруландыру тантанасын Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий башкарды.

Шушы көннәрдә Зәй районының Иске Зәй бистәсенең Богоявление чиркәве янындагы кач аруландырылды. Көз көне җирле халык һәм волонтерлар чиркәүнең территориясен җыештырып, качын да урнаштырган иде. 

Качны Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий аруландырды. Кач янына Иске Зәйдә яшәүчеләр җыелды. 

Бу вакыйганы чиркәү 30 елдан артык көтте. 1881 елда храмга килүчеләрнең акчасына төзиләр. Революциядән соң ул җимерелә. Совет чорында кинотеатр, аннан соң, пыяла савытлар кабул ите пункты буларак эшли. Бүгенге көндә храмның интерьеры сакланмаган, бары тик диварлары гына бар. Шуңа күрә аны төзекләндерү эшләре әле шактый көч таләп итәчәк.

Аруландыру тантанасыннан соң, епископ Крестовоздвижение чиркәвендә актив прихожаннарга Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында: Зинаида Иванова, Анна Рябова (Сәвәләй авылы чиркәве), Александр Басыров. Шулай ук, владыка барлык килгән прихожаннарга рәхмәтләрен белдерде.

Чыганак: Зәй офыклары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев