Авыл халкы, элекедән үк, бу көнгә бакча-кырлардагы барлык эшен бетереп куярга тырыша.
Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында да Покрау бәйрәмен зурлап үткәргәннәр.
“Авыл мәдәният йортында Покрау бәйрәмен өлкәннәр өчен уздырдык. Бәйрәм җылы атмосферада үтте, һәркем үз куллары белән пешерелгән пироглар алып килде. Өлкән яшьтәге түтиләребез бәйрәмнең тарихы һәм йолалары турында сөйләделәр. Яшь вакытларын искә алып үттеләр”, – дип язды мәдәният йорты җитәкчесе Любовь Тимофеева. Авылның өлкән буын кешеләре белән Покрау бәйрәме бик үзенчәлекле үткән.
Нет комментариев