Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Гришкин авылындагы музейга тирә-як авыл-шәһәрләрдән дә киләләр

Этник культураны саклау, онытыла башлаган йола-гадәтләрне барлау, авылның тарихын белү ягыннан музейның кыйммәте зур

“Үткәнне белмәгәннең – киләчәге юк” диләр
Безнең тормыш бүген генә барлыкка килмәгән, аның борынгысы да бар.
Музейлар, яшь буынның күңел байлыгын арттыруга йогынты ясый, тәрбия эшендә дә ярдәм итә. Бирегә килгән балалар элек әби-бабалары кулланган күп кенә предметларның хәзер кулланылышта юклыгын күрәләр. Шуннан соң, кызыксына башлап, үзләре дә каяндыр эзләп табып, экспонатлар белән музейны тулыландыралар. Җиһазлар белән тулган почмаклар олылар өчен дә бик кызыклы.
Менделеевск районының Иске Гришкин авылы музеен булдыруга зур көч куелган. Аерым кешеләрдән, коллекционерлардан тарихи әйберләр, истәлекле язмалар җыйганнар. Материалларны туплауда, Алабуга, Грах, Менделеевск районында яшәүчеләр, авыл халкы, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре зур булышлык күрсәткәннәр. Чүлмәк, күмер үтүге, ярма яргыч, агач тегермән, чабата, чигелгән сөлгеләр, керәшен киемнәре һәм башка әйберләрне күрү яшьлек хатирәләрен искә төшерде. Ә Бондюг ягының керәшеннәренә багышланган стендны карагач, күп кенә танылган кешеләр шушы якта туганлыгын белдек. Шагыйрь Егор Уткин, җырчы Иван Качаев, Рәссамнар Николай Добрин һәм Владимир Комаров, Бөек Ватан сугышында катнашкан, генерал майор Александр Белов – шушы районнан.
“Төп максат – йолаларны киләчәк буынга җиткерү. Музейга тирә-як авыллардан, шәһәрләрдән дә киләләр. Алар музейга гына килеп калмый, еш кына үткәрелә торган чараларны да карыйлар, катнашалар",-дип сөйләде безгә Менделеевск керәшеннәр оешмасы җитәкчесе Валентина Мамакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев