Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ипотекага алынган торакны тартып алудан яклау турында закон кабул ителде

РФ Дәүләт Думасы банкротлыкка чыккан гражданинны (шул исәптән хәрби хезмәткәрне) ипотекага алынган бердәнбер торагын кредиторлар файдасына тартып алудан яклау турындагы канунны икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Төзәтмәләр «Банкротлык» турында Федераль законга кертелгән, дип хәбәр итә ТАСС.

Бу яңалык банкротлык процессында ипотекага алынган бердәнбер торакны саклап калу өчен суд тарафыннан аерым мировой килешү яки бурычларны реструктуризация планын раслауны кертә. Бу ипотеканы саклаганда торакны сатулар вакытында (торги) сатмаска ярдәм итә.

Арбитраж суд мировой килешү раслаганнан соң, ул урнашкан торак бина яки җир кишәрлеге банкротлык турындагы эштә түләтү өчен кулланылмаячак. Кредиторның ипотека белән тәэмин ителгән таләпләре һәм ипотека туктатылмый

Әгәр килешү төзегән вакытка бурычлы ипотека белән тәэмин ителгән таләпләрне үтәү вакытын кичектергән булса, хокук бозуны бетерү тәртибен һәм шартларын күздә тоткан аерым мировой килешү төзелергә тиеш.

Әгәр банкротлыкка чыгучының мөлкәте (ипотекага сатып алынган торакны исәпкә алмыйча) беренче һәм икенче чираттагы кредиторларның таләпләрен канәгатьләндерү өчен җитмәсә, аннан махсус банк счетына кирәкле акчаларны күчерергә кирәк булачак, ләкин бу бәяләүче хисабы нигезендә билгеләнгән торак бина хакының 10 процентыннан да артыграк булырга тиеш түгел. Шуннан соң гына суд аерым мировой килешүне раслый ала.

Арбитраж суды тарафыннан расланган аерым мировой килешүе шәхси банкротлык турындагы эш буенча производствоны туктату өчен нигез булмый. Яңа канун рәсми басылып чыккан көннән соң 30 көн узгач үз көченә керә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев