Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызнамә: «Нәрсә эшләсәгез дә, төптән уйлап эшләргә тырышыгыз...»

23 февраль-1 мартка йолдызлар ниләр вәгъдә итә?

Кучкар (21 март - 20 апрель) 
Кучкарларны көтелмәгән күңелле вакыйгалар көтә. Үзегезне төрле өлкәдә сынап карарга курыкмагыз, сезгә һичшиксез, бәхет елмаячак. Юлларда сак булыгыз.

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Ялгыз Үгезбозауларның үзләренә насыйп ярларын табу ихтималы зур, ә гаиләле Үгезбозаулар бәби алып кайту бәхетенә ирешергә мөмкиннәр. Матди хәлегез дә яхшырып китәчәк. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Һәрчак уңай фикер йөртергә тырышыгыз. Шул чагында эшләрегез дә җырлап барыр, акча белән бәйле мәсьәләләрегез дә уңай якка хәл ителер. Игезәкләрне сюрприз һәм бүләкләр белән сөендерерләр.
 
Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Кыслаларның тормышында күңелле яңалыклар көтелә. Кайберәүләр яшәү урынынарын алмаштырырга, хәтта бүтән җиргә күчеп китәргә дә мөмкин. Иң мөһиме: бу күңелле, шатлыклы мәшәкатьләр булачак.

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Арысланнырның бөтен планнары да тормышка ашарга мөмкин. Аларны яңа танышулар, акчалы эш көтә. Бәхеттән исереп йөрисе көннәрегез алда әле. Бу атнада сезне онытылмаслык очрашу көтә.
 
Кыз 24 август - 23 сентябрь 
Кызларга үз эченә бикләнмәскә киңәш ителә. Сезне чынлап торып яратучы кешеләр барлыгын онытмагыз: ул сезгә көч-дәрман бирер. Яңа һөнәр үзләштерү өчен яхшы вакыт. Максатыгызны тормышка ашырырга курыкмагыз. 

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Бу атна бик тыгыз, ыгы-зыгылы булырга охшап тора. Эш мәсьәләсендә яңалыклар көтелә, бәлки эшегезне дә алмаштырырга туры килер. Борчылмагыз, барысы да яхшы булачак. Кайбер Үлчәүләр гомерлек ярын очратырга мөмкин. 

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Чаяннарга башларын югалтып гашыйк булырга мөмкин. Нәрсә генә булса да, аек акыл сакларга тырышыгыз, чөнки сезне әле карьера баскычы буйлап күтәрелү дә көтә. Мондый мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! 

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Нәрсә эшләсәгез дә, төптән уйлап эшләргә тырышыгыз. Төшенкелеккә бирелмәгез, хыялларыгызның тормышка ашуына өметегезне өзмәгез. Менә күрерсез: озакламый сезнең урамда да бәйрәм булачак! 

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Көне-төне эшләвегезнең ниһаять әҗерен күрерсез. Сезне якын көннәрдә бик яхшы табыш көтә. Энергиягез ташып торсын, сау-сәламәт булыйм дисәгез, күбрәк саф һавада йөрергә, дөрес тукланырга тырышыгыз. 

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Сукоярларның дәрте ташып тора. Аларны мавыктыргыч һәм кызыклы кыска сәяхәт көтә. Һаман эш-эш, дип чаба торган гадәтегезне бетерегез, якыннарыгызга игътибар күрсәтергә онытмагыз, буш вакытыгызны күбрәк алар янында уздырыгыз. 

Балык (19 февраль - 20 март) 
Балыклар башлары белән эшкә чумган. Эшләгез, әмма үзегезне кайгыртырга да онытмагыз. Озакламый күпчелек Балыкларның тормышында күңелле үзгәрешләр булырга мөмкин.

ШК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев