Татарстан һәм аның башкаласы халкы йолдызлар атылганны күзәтә алачак.
17 нче ноябрьдән 18 нче ноябрьгә каршы төндә сәгатенә 20 метеорга кадәр атылачак.
«Интенсивлык түбән, аның каравы йолдызлар шактый якты булачак», – дип аңлатты В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе директоры, Казан федераль университетының Физика институты профессоры Юрий Нефедьев.
Атылган йолдызларны таң алдыннан сәгать 0:00 дән 3:00 гә кадәр күзәтү яхшырак, махсус җиһазлар кирәк түгел – иң мөһиме, күкнең аяз булуы һәм шәһәр утлары булмавы. «Бу юлы безгә бәхет елмайды: төньяк ярымшарда йолдызлар аеруча яхшы күренәчәк», – дип билгеләп үтте Ю.Нефедьев.
Җиргә каршы хәрәкәт иткән метеорик кисәкчәләр секундына якынча 70 километр тизлек белән атмосферага оча, шуңа күрә алар якты эз калдыралар. Атылган йолдызлар – болар балкучы эзләр.
Идел
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев