Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илүзә Галиуллина: «Без барыбыз да бер көймәдә, зур миссия үтибез»

Керәшеннәр үзәге булган Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә төрле милләт кешеләре эшли. Шундый хезмәткәрләрнең берсе — 2021 елдан бу үзәктә методист булып эшләүче татар кызы Илүзә Галиуллина.

— Зәй районының үзем туыпүскән Югары Налимны керәшен авыллары әйләндереп алган дип әйтсәм, ялгышмам. Безнең класста да керәшеннәр бар иде, бергә уйнап үстек. Мәктәптә укытучы әнием дә, шулай ук, үз хезмәт урынында әтием дә керәшеннәр белән күп еллар бергә эшлиләр. Шуңа күрә, бу үзәктә эшли башлау минем өчен читен булмады, — ди Илүзә. 

Әйе, керәшеннәр белән эшләү, бәлки кыен булмагандыр, ә менә керәшен сөйләмен аңлау, мәдәниятен, йола-гадәтләрен белүдә кыенлык туарга мөмкин. Әмма Илүзә мәктәп елларында ук Зәй шәһәренең «Мирас» җыр һәм бию ансамблендә шөгыльләнгән. Алар татар, рус, инглиз һәм керәшен халык җыруларын өйрәнгәннәр. Нәкъ шул вакытта ул якыннан керәшен сөйләм үзенчәлекләре, мәдәният нечкәлекләре белән танышкан.

«Мирас» ансамблендә керәшен җыруларыннан торган аерым репертуарыбыз бар иде. Аны безгә «Алтын мәйдан» фестивалендә Геннадий Макаров бирде. Керәшен җырулары үзенә бер төрле, аерым моңга бай. Шуңа күрә яратып башкардык без ул җыруларны», — дип билгеләп үтте Илүзә. 

Урта мәктәптән соң, Илүзә Казан дәүләт мәдәният университетына, этнокультура үзәге һәм фольклор коллективлары җитәкчесе белгечлеге буенча укырга керә. 2021 елда бакалавриат тәмамлый. Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктән аңа, махсус программа буенча, магистратурага юллама бирәләр. Нәкъ менә шул вакытта Илүзә әлеге мәдәни үзәк эше белән якыннан таныша һәм озакламый бирегә эшкә урнаша. 

«Югары уку йортына кергәндә, керәшеннәргә бәйле хезмәт белән шөгыльләнермен дип уйламадым, үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Беркем дә шаккатмады, әти-әни дә бик тыныч кабул итте. Иң мөһиме, күңелеңә хуш килгән эш белән мавыгу бит инде ул. Бүгенге көндә диплом эшем дә керәшеннәр, Җырчы Җәкәү йорты эшчәнлеге белән бәйле», — дип сөйләде Илүзә. 

Методист Илүзә керәшен дөньясындагы барлык вакыйгаларның үзәгендә кайный. Җырчы Җәкәү йорты өчен фото-видеога да төшерә, социаль челтәрләрне, сайтны да алып бара. Моннан тыш, «Тумар» вокаль-инструменталь ансамблендә дә җырлый. Ансамбльдә алар өч кыз: Марина Казакова — Кайбыч районыннан, Лиана Самойлова — Тукай районыннан һәм Илүзә. Фольклор-этнографик экспедицияләрдә җыелган төрле төбәк керәшеннәренең җыруларын башкаралар. Кайбыч районындагы Олы Тәрбит авылында җырлана торган «Тәрбит такмаклары» аеруча популяр.

Илүзә әйтүенчә, керәшеннәр — үз тарихларын хөрмәт итүче, яратучы һәм сакларга тырышучы халык. Алар йола-гадәтләрен, җыруларын, милли киемнәрен саклауга бик зур көч куялар. Ә шушы зур эшне башлап җибәрүчеләр — Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләредер, минемчә. Татар кызы Илүзә дә шул ук максатларга ирешү өчен тырыша. 

«Без барыбыз да бер көймәдә, бер зур миссия үтибез. Минем керәшен булмавым бер дә комачауламый. Шулай ук тырышам, үземнең хәлемнән килгән барлык эшләрне дә җиренә җиткереп башкару ягына карыйм», — дип искәртеп узды Илүзә.

«Илүзәне магистратура тәмамлаган белгеч буларак көтәбез. Бездә урыслар да, татар кызлары да, удмуртлар да эшли. Коллективыбыз бик яшь. Керәшен культурасын яратып, хөрмәт итеп эшлиләр икән, димәк, барысы да әйбәт, андый кешеләрне рәхәтләнеп кабул итәбез. Ә Илүзәнең эшеннән мин канәгать, ул бик грамотный кыз, бик матур җырлый да», — дип, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җитәкчесе Людмила Белоусова Илүзә турындагы фикере белән уртаклашты

Алинә ГАЛИМҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев