Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Җиләк” керәшен фольклор ансамбле турында кызыклы фактлар

“Җиләк” керәшен фольклор ансамбле 2003 елда оештырыла

“Җиләк” керәшен фольклор ансамбле 2003 елда Район мәдәният йорты директоры урынбасары Агашкина Ольга Афанасьевна тарафыннан оештырыла. Ансамбльга төрле милләт һәм дин вәкилләре йөри. Коллективка йөрүчеләрнең яшьләре дә төрле. Ансамбльнең составы төрле булуга карамастан, аларны керәшен җырларына һәм гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт берләштерә.
2016 елдан “Җиләк” фольклор ансамбле “Халык” ансамбле исемен йөртә.
Ансамбльнең төп максаты – керәшеннәрнең традицион мәдәниятен саклап калу һәм торгызу, аны бүгенге көндә халык арасында популярлаштыру.
Коллективның аудиториясе күптөрле: өлкән буын кешеләре, төрле милләт вәкилләре.
Ансамбльдә халык җырларын, керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен яратучы кешеләр шөгыльләнә. Ансамбль Зәй районының һәм Зәй шәһәренең иң яхшы коллективларының берсе. Коллектив район, республикакүләм дәрәҗәдәге күпсанлы конкурсларда һәм смотр фестивальләрендә катнашып җиңүләр яулап тора.
Репертуарның төрлелеге, башкару осталыгы, катнашучыларның үз-үзен тотышы һәм хис-кичерешләре “Жиләк”нең төп үзенчәлеге. Коллективның бай репертар сандыгында халык, эстрада җырлары да, гореф-гадәтләрнең театральләштерелгән тамашалары да бар. "Жиләк" фольклор ансамбле үзенең казанышлары белән инде 17 елдан артык горурлана.
Ансмабленең үз традицияләре һәм башка коллективлар белән даими иҗади элемтәләре бар. Катнашучылар бер-берсенә тирән хөрмәт һәм кайгырту хисе белән карыйлар. Ольга Афанасьевна программаны, яшь, музыкаль һәм интеллектуаль үзенчәлекләрне, шулай ук темпераментны исәпкә алып, җентекләп сайлый. Җырны тәкъдим иткәнче, җитәкче әсәрләрне башкаруның катлаулылыгын да күрсәтә. Репертуарны яңарту һәм башкару осталыгын үстерүдә даими эш алып барыла. Профессиональлек һәм артистлык үсешен коллективта катнашучылар шәһәр, район күләмендәге барлык концерт программаларында да күрсәтә.
“Жиләк” фольклор ансамбле ел саен районкүләм бәйрәмнәрдә, мәртәбәле кунакларны каршы алганда һәм район ярминкәләрендә актив катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев