Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ике фотосы гына калган

Бу фотоларны редакциягә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Валерий Манкушев юллады

Бу ике фото – элекке Кызыл Йолдыз районының Владимир авылында 1913 елда дөньяга килгән Григорий Николаевич Долговтан калган. Авылда аларны кушаматлары белән, Озыннар дип йөрткәннәр.

Беренче фото Григорий Долгов Владивосток шәһәрендә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән 1931-1934 еларда төшерелгән. Фотода уң якта – Григорий үзе, ә икенчесе – хезмәттәше.

Икенче фотода Григорий Николаевич – сулдан беренче. Якынча 1941 елда төшерелгән бу фотодагы ике кешенең кемнәр икәне билгесез. Бәлки кем дә булса, үзенең бабасын я туганын таныр?

Бу фотоларны редакциягә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Валерий Манкушев юллады. Хәзерге вакытта алар Григорий Долговның Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче кызы Анна Сиротинада саклана.

Анна үзе 1941 елның маенда туган. Әнисе Мәтрүнә дә Владимир авылы кызы булган. Ул Аннага әтисе турында гел сөйләгән: “Әтиең армиядән кайткач, колхозда өч бригадага “ведомый” булды. Ул хәзерге председательләр кебек була инде. Өч сугышта катнашты: Хәсән күлендәге бәрелешләрдә, совет-фин сугышында  һәм Бөек Ватан сугышында”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев