Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

И, Ходаем, үзең сакла!

Чернобыль атом-электр станциясендә килеп чыккан авариягә быел 33 ел булды. Республикабыздан меңләгән кеше, үзләренең исәнлекләрен һәм тормышларын куркыныч астына куеп, реактор китергән бәла-казадан котылу эшләрендә катнашты.

Бүгенге көндә "чернобыльче" статусы белән яшәүчеләрнең рәтләре кимегәннән кими бара. "Чернобыль катастрофасында катнашучының тол хатыны" дигәне - арта тора. Хәер, алар арасында да үлүчеләр шактый икән. Ирләре алып кайткан нурланыш нәкъ менә хатыннарын чирләтеп, вакытыннан иртә гүргә керткән очракларны митингка килгән кешеләрнең үз авызларыннан ишетергә туры килде. Статистикасын гына әйтмиләр. Ярамыйдыр, күрәсең. Әллә андый тикшеренү бөтенләй дә алып барылмыймы икән? Яшьләре алтмышка җитеп килгән кешеләрне нигә тикшереп торырга? Табигый үлеме белән үлде, дияләр дә, бетте китте...

Чаллы "чернобыльчеләре" митингысында Людмила Борисовна дигән хатын болай сөйләде:

"Аларның барысы да чирле. Без, хатыннары гына, аларның ничек интеккәннәрен, ничек сүнә барганнарын күрәбез, сизәбез, тоябыз. Шундый зур фаҗига яңадан кабатлана гына күрмәсен. Безнең ирләребез, приказ буенча китеп, исәнлекләрен мәңгелеккә калдырып кайттылар. Үзләрен генә түгел, безне - хатыннарын да газап утларына салдылар. Сугыш-ни юк заманда, бер-береңне сөеп, балалар үстергәндә, сызылып йөрделәр-йөрделәр дә, барысын да безнең өскә калдырып, гүргә кереп яттылар... Без дә алардан нурланыш алып калдык. Тешләребез, чәчләребез коела. Төннәр буе аяк-кулларыбыз сызлап интектерә. Кайчан әҗәл бөтенләйгә алып китәсен генә белмибез."

Чыннан да, вакытыннан иртә картайган "чернобыльчеләргә", анда катнашучыларның хатыннарына карыйсың да, тагын бер мәртәбә: "И, Ходаем, хәтәрләреңнән үзең сакла!" - дип куясың.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев