Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Январь аена халык сынамышлары

Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин.

Январьда кар еш яуса, буран шактый еш булса, июль ае яңгырлы килә.

Бу айда боз сөңгесе күренсә, уңыш яхшы була.

Январь башында көннәр җылы булса, арыш уңар, җил булса, тары уңар, томан булса, солы уңар. Әгәр салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр. Җылы булып, кар яуса, һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар яуса, борчак белән чикләвек уңар.

14 январьда кар яуса, икмәкле ел була.

19 январьда көн аяз икән, җәй коры, болытлы көн булып кар да яуса, җәен явым-төшемнәр гадәттәгечә булып, ел яхшы килә.

22 январь — көн кояшлы булса, җәй озын булыр.

25 январь кояшлы булса, кошлар иртә килергә мөмкин, кар яуса, җәй яңгырлы була.

26 январь көнне кояшлы икән, алдагы өч көн дә шундый булыр.

27 январьда йолдызлар күп булса — буран булыр, сирәк икән — аяз, суык һава торышы көтегез.

28 январьда җылы эзләүче песнәкләр күрсәгез, бик тиздән көчле суыклар килер.

29 январьда карлы, җылы көн — эссе җәй вәгъдә итә. Балыкчыларга да бу көн яхшы фал: балык яхшы кабачак.

30 январьда каргалар агач башында бөтерелсә, көчле суыкларга.

31 январь — айның соңгы көне суык була икән, кышның соңгы ае да шундый булыр.

31 январь — айның соңгы көне суык була икән, кышның соңгы ае да шундый булыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев