Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа уку елы үзгәрешләре

Мәктәпләргә, Россия мәгариф министрлыгы тарафыннан, шактый яңалыклар кертелә

Кесә телефоны

Яңа уку елыннан башлап, илебездәге барлык мәктәпләрдә дә дәресләр вакытында укучыларга кесә телефонын куллану (сөйләшү, шалтырату, уйнау) тыела. Гомум Россия ата-аналар җыелышында Россия мәгариф министры Сергей Кравцов шул хакта әйткән. Ул моның 2021 елда кертелгән яңа санитар кагыйдәләргә нигезләнеп эшләнелүен һәм 2027 ел башына кадәр гамәлдә булачагын да искәрткән.

“Әлбәттә, гаджетлар куллануда арттырып җибәрү очраклары да бар – балалар тәнәфестә Wi-Fi “тоткан” урыннарда туктаусыз уйнап, теләсә нәрсә карап утыралар. Дәресләрдә дә гаджетлар укучылар игътибарын читкә юнәлтә. Әгәр дә мәктәпкә килеп кергәч, әти-әниеңә шул турыда SMS җибәреп, телефоныңны рюкзаккка салып куйсаң һәм дәресләр беткәнче кулыңа алмасаң – бу дөрес ”, – дип үзенең фикерен белдергән дәүләт күләм ата-аналар ассоциациясен үстерү буенча директор Марианна Шевченко.

Флаг

Яңа уку елында Россиянең барлык мәктәпләрендә дә һәр атнаның дүшәмбесе дәүләт гимны астында ил флагын күтәрүдән башланачак. Безнең республикада Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраячак һәм флаглары күтәреләчәк. Бу стандартлар да илнең мәгариф министрлыгы тарафыннан кертелгән. Һәм укучы балаларда патриотлык, үз Ватаның белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан эшләнә. Әлбәттә, укучылар дәүләт гимны яңгыраганда сөйләшүдән, теләсә нинди хәрәкәтләр ясаудан тыелып торырлар.

Мөһим сөйләшү

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус класс сәгате уздырылачак. “Разговоры о важном” дигән темага оештырылачак класс сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында барачак.

Тарих

Беренче класстан башлап, укучылар тарихны өйрәнчәкләр. Бу рус теле, әйләнә-тирә һәм тормыш иминлеге, дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика, җәмгыять белеме, география дәресләрендә тормышка ашырылачак. Мәктәпләрдә тарихи темаларга багышланган кино-дәресләр дә кертеләчәк. Тарих дәресләре исә гадәттәгечә укытыла.

Класстан тыш шөгыль

Анысы Белем көне, Өлкәннәр көне, Халыклар бердәмлеге көне шикелле бәйрәмнәр белән бәйле. Шулай ук, гаилә традицияcенә, Россиянең дәүләт символларына һәм илебез табигатенә багышлап та класстан тыш шөгыльләр оештырылачак. Мондый һәр дәрес тиешле сценарий буенча һәм методик материаллар, инструкция, видеороликлар, плакатлар һәм интерактив элементлар кулланып үткәреләчәк.

Тормыш өчен

Класстан тыш эшчәнлектә укучыларга алдагы тормыш өчен файдалы күнекмәләр дә биреләчәк.

Болар – финанс грамоталылыкка, эшмәкәрлек осталыгына өйрәтә торган курслар.

Дәреслекләр

Бу уку елыннан башлангыч һәм төп мәктәпләр өчен бердәм федераль программа кертелә. Шуңа бәйле рәвештә, һәр фән буенча да уку китаплары саны киметелә.

Бер фәнгә – бер дәреслек. Моңа алдагы ике-өч ел эчендә ирешеләчәк.

“Кәгазьдә бастырылган гадәти дәреслекләр урынына бернинди дә электрон дәреслекләр, бернинди дә электрон дәфтәрләр булмаячак. Гадәти дәфтәрләр, гадәти дәреслекләр, ручка”, – дип басым ясап әйткән Сергей Кравцов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев