Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа ел төрле илдә – төрлечә

Яңа ел­ны бо­рын­гы­дан ук бәй­рәм ит­кән­нәр.

Шотландия халкы яңа ел төнендә кунакка барганда – бәлеш кисәге, бер стакан вино һәм бер күмер кисәге алып бара икән. Шулай эшләсәң, ел буе ризыктан, эчемлектән һәм җылыдан аерылмыйсың, имеш.

* * *

Кубада, яңа ел җитәрәк, йортларында булган барлык савыт-сабаны су белән тутыралар. Төн уртасы җиткәч, шул суны тәрәзәдән тышка түгәләр. Бу традиция яңа килгән ел өчен чиста һәм якты юл теләүне аңлата. Ә курантлар сукканда 12 виноград ашйлар. Анысы – игелек, татулык, муллык һәм тынычлык символы. Байларның да, ярлыларның да табынында – яңа елда уңышлы хуҗалык итү һәм байлык билгесе буларак, кара фасольдән әзерләнгән ризык.

* * *

Һиндстанда кешеләр Яңа ел бәйрәменә үзләренең тәннәрен, чәчләрен һәм йортларын янып торган ак, алсу, кызыл, шәмәхә төсләр белән бизиләр. Йорт түбәләрендә утлар балкып тора. Бәйрәм сые итеп, подноска тәм-том, чәчәкләр һәм кечкенә бүләкләр салалар.

* * *

Кытайда Яңа ел чыршысы урынына Яктылык агачын бизиләр. Агачка фонарьлар, чәчәкләр һәм гирляндалар эләләр. Чәчәкләрдән нәркискә (нарцисс) өстенлек бирәләр. Яңа ел бәйрәмендә сүгенү, оятсыз мәгънәгә ия сүзләр сөйләү катгый тыела.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев