Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гран-при алган "Тәңкәләр" ансамбле җитәкчесе Зоя Әхмәдиева: "Балаларга стимул кирәк"

“Туым Жондызы” Гран-при алган "Тәңкәләр" ансамбленең сәнгать җитәкчесе ансамбль турында сөйләде

"Туым Жондызы” керәшен этник сәнгатен башкаручы яшьләр конкурс-фестиваленең ансамбльләр арасындагы Гран-прины Мамадыш районының Дүсмәт авылыннан “Тәңкәләр” ансамбле алды.

Ансамбльнең җитәкчесе Зоя Әхмәдиева белән ансамбль һәм аларның киләчәккә планнары турында сөйләштек.

– 2017 елда шушы ук конкурста Гран-при алгач, тагын шундый зур җиңүгә ирешербез дип уйламадым. Шул ансамбльдә булган дүрт бала быел да катнашты. Алар 2017 елда беренче класста укыйлар иде. Бик шатландык. Гран-при дигәч, елап та җибәрдем, - ди Зоя Васильевна. 

Яңа составта дүртенче, бишенче, алтынчы, сигезенче класс балалары бар. Болар – Алина Воробьёва, Радислав Семёнов, Роман Петров, Кристина Григорьева, Гүзәл Солтангәрәева, Гадел Назиров, Руслан Васильев, Айзилә Усманова, Виктория Михайлова, Арина Зайцева. Алар Дүсмәт, Комазан башы, Акман авылларыннан йөриләр икән.

"Мин үзем мәктәптә җыр укытучысы булып эшлим. Мамадыш шәһәренең “Балалар һәм яшүсмерләр йорты”нда педагог та. Балалар ансамбльгә бик яратып йөриләр. Уңышларыбыз да бар. Мамадышның Җөри авылында узучы “Питрау” республикакүләм керәшен мәдәнияте фестивалендә, район, авыл Сабантуйларында, төрле бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйбыз. Алдагы елларда Казан Сабантуенда, Мамадышта үтүче Рождество бәйрәмендә дә катнаша идек.

Күбрәк Дүсмәт авылы көйләрен өйрәнәбез. Бию хәрәкәтләрен – аяк шудырып биюләрне, чабата биюләрен Дүсмәт авылыннан алдык. Үзем дә Дүсмәттә туып-үскән кеше. Бар белгәнемне аларга өйрәтәм. Гармунчыбыз – авыл мәдәният йортында эшләүче халык ансамбленең аккомпаниатор-хормейстры Виктор Спиридонов та балаларны дөрес җырларга, биегәндә көйгә басарга өйрәтә. “Туым жондозы”нда Дүсмәт авылының такмакларын җырладык. Озын көйне безнең авылдан 25 чакрым ераклыктагы Кумырыкка барып, 80 яшьлек әбидән яздырып алган идем.

Алга таба да конкурсларда катнашырга телибез. Балаларның катнашасылары килә, чөнки чыныгу алалар. Конкурсларда җиңүләр яулау балаларга киләчәккә стимул бирә", - дип сөйләде Зоя Әхмәдиева.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев