“Герой-ана” исеме кабат кертелергә һәм, шуңа өстәп, акча бирелергә мөмкин
Россия Президенты Владимир Путин шул хакта тәкъдим керткән
Путин “Ата-ана даны” ордены ияләре белән онлайн-очрашу барышында, ун һәм аннан күбрәк бала тапкан аналарга СССР чорында бирелгән “Герой-ана” дигән мактаулы исемне кабат кайтарырга һәм бу исемгә кушып, бер мәртәбә 1 миллион сум күләмендә акча бирергә тәкъдим иткән.
Билгеле булганча, “Герой-ана” исеме һәм ордены Бөек Ватан сугышы чоры булган 1944 елның 8 июлендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән гамәлгә кертелгән. “Герой-ана” исеме турындагы нигезләмә” буенча, бу исемне алу вакытына хатын-кызның исән-сау 10 баласы булып, шул исәптән иң кечесенә бер яшь тулырга тиеш булган. Шул ук вакытта, бу исемгә дәгъва итүче ана кешенең Бөек Ватан сугышында һәлак булган яки яу кырында хәбәрсез югалган балалары да исемлеккә кертелгән. Әлеге мактаулы исем 1991 елга кадәр үз көчендә калган, ул исемгә лаек булган аналарга грамотага һәм орденга өстәп, ай саен акча бирелгән, алар коммуналь һәм башка хезмәтләргә түләүдә ташламаларга (льгота) ия булганнар, кирәк булганда, аларга башка төр социаль ярдәм күрсәтелгән.
“Герой-ана” исеменә алмашка, 2008 елны “Ата-ана даны” ордены һәм шул ук исемдәге медаль килгән. Ул орденга, ел саен, Россиядә берничә гаилә ия була. Алар – җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләр (балаларының кечкенәсе өч яшьтән дә кечерәк булмаганда). Ә медальләр балалары дүрттән дә ким булмаган гаиләләргә бирелә. Бу бүләкләр аналарга да, аталарга да тапшырылырга мөмкин.
Владимир Путин, шулай ук, “Ата-ана даны” ордены белән бүләкләнгәндә – 500 мең сум (моңа кадәр 100 мең сум булган), ә медале өчен 200 мең сум (моңа хәтле акча бирелмәгән) күләмендә бер мәртәбә акча түләүне кертергә тәкъдим иткән.
Фото: ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев