Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Геннадий Михайлов бабасы - Бөек Ватан сугышы ветераны Никита Михайловның лаеклы дәвамчысы

Кайбыч районының Соравыл авылында яшәүче Геннадий Вальтерович бар яктанда уңган, булган, уз сузен ныклап әйтә торган, абруйлы кешеләрнең берсе

Районда, авылда үткән бар чараларда да актив катнаша. Авыл халкы акчасына, сугыш ветераннарына һәйкәл куярга да иң беренче булып ул йөрде. Авылдашларның нинди сораулары утенечләре бар, барысы да Геннадийга килә икән.
"Төп йортта яши, туган җанлы, кайчан кайтсак та ачык йөз белән каршы ала. Йорт җирләре төзек, чиста, яшелчә бакчасында бер чүп тә юк, узган кеше туктап сокланып карап тора. Сыер да асрый, бозау да үстерә. Гел эштә хәрәкәттә ул, - дип сөйләде аның түтасы Зинаида Данилова.
Геннадий мәктәпне тәмамлагач, Казанда эшли. 1979 елның апрель аенда армия сафларына чакырыла. Башта Венгериядә хезмәт итә, соңрак, 1980 елда Әфганстанга озатыла. Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч. Үлемсез генә булмады бит ул, күп югалтулар китерде. Һәр шәһәр, район, авылга кагылды аның рәхимсез җиле. Күп йортларга керде аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып саклана.
Геннадий Михайловның мактау хаты, грамоталары бик күп. Сугыш ачысын татыган карендәшебез эшендә дә сынатмый. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев