Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Геннадий Макаровның уен коралларын "Әкият" курчак театрында күрергә була

"Әкият" татар дәүләт курчак театрында "Җырла, Курай!.. Уйна, Шомбай!" музыкаль спектакль уйнала

"Җырла, Курай!.. Уйна, Шомбай!" дип исемләнгән музыкаль спектакль үз эченә "Ай һәм Зөһрә", "Өч күгәрчен", "Шомбай", "Тегүче, аю, шайтан баласы" әкиятләрен туплаган.  Спектакльдә 5 ир-ат катнаша. Актёрларның берсе - карендәшебез, Татарстанның атказанган артисты Юрий Чуктиев.

Спектакльдә борынгы уен кораллары - думбыра, дәф, курай, гөслә кулланыла. Әлеге уен коралларын танылган этномузыка белгече, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия Композиторлар берлеге члены, Казан консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыка белеме кафедрасы доценты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров әзерләгән.

Спектакльдән күренеш

Иртәгә спектакль 13.00 сәгатьтә "Әкият" театрында куелачак.

0+

Фото: Татар дәүләт «Әкият» курчак театры сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев