Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галина Казанцева: "Әниебез төп йортны сатмаска, бетермәскә дип әйтеп калдырды"

"Әби-бабайлар торган нигезнең көче бөтен нәселгә җитә", - ди җырчы

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк 20 апрель көнне Татарстан Республикасының халык артисты, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты Галина Казанцева белән туры эфир үткәрде. Туры эфирны мәдәни үзәк хезмәткәре Сөмбелә Вәлиәхмәтова алып барды.

Галина Казанцева 1953 елның 12 ноябрендә Тукай районы Маҗын авылында дөньяга килә. Әтисе Александр Казанцев авылның иң яхшы комбайнеры була. Ул кечкенә Галинаны бер эштән дә курыкмаска, нык булырга өйрәтә. Әнисе исә керәшен җыруларына мәхәббәт уята. Галина Казанцева интервьюда төп нигезләрен бүгенге көндә дә саклап яшәүләре турында сөйләде. "Әниебез төп йортны сатмаска, бетермәскә, яшьләргә шуны әйтеп калдырырга дип әйтеп калдырды. Төп нигез буыннан-буынга шулай тапшырып калдырылырга тиеш. Әби-бабайлар торган нигезнең көче бөтен нәселгә җитә. Төп йортны саклау нәсел көчен, энергиясен саклау өчен кирәк", - дип сөйләде Галина Казанцева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев