Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Федора Краснова өендә маскировкалау челтәрен дә үрә, окоп шәмнәре дә ясый

Зәй районының Урта Баграж авылында яшәүче Федора Николаевна махсус хәрби операциядә катнашаучы ир-егетләребезгә ярдәм итүгә авыл халкын да тарта.

Ул – егетләргә гуманитар ярдәм җыюда да башлап йөрүчеләрнең берсе. Хәзер Федора Краснова өендә  егетләр өчен мөһим булган маскировкалау челтәрен дә үрә, шулай ук, егетләр өчен окоп шәмнәре дә ясый.

Маскировка челтәрен үрү өчен ятьмәне улы Василий тарттырып биргән.

-Мин телевизор карамыйм, буш вакытым булуга челтәр үрүгә утырам. Фронтта маскировкалау челтәрләренең егетләрнең тормышын саклап калырга ярдәм итүен барыбыз да аңлый. Егетләребезгә бик тә ярдәм итәсе килә. Аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын телим, - ди Федора Николаевна.

Әле ул окоп шәмнәре дә ясый. Аларны шактый санда ясап Зәйдәге пунктка озаткан инде.

-Бу эшләрне һәркем башкара ала. Әллә ни авырлыгы юк. Тукымаларны кисәкләргә бүлгәләргә һәм бу тасмаларны челтәргә бәйләргә генә кирәк. Ә окоп шәмнәрен һәр өйдә ясарга була, - ди ул.

–Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итүгә алынучыларның барысына да зур рәхмәт белдерәсем килә. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итәргә тырыша. Җирлегебездән Федора Николаевна кебек ярдәмчел һәм игелекле кешеләр булуы сөендерә. Ул һәрнәрсә дә үзе башлап йөри, үзе артыннан башкаларны да игелекле гамәлләргә тарта белә, - ди җирлек башлыгы Павел Минеев.

"Зәй офыклары".

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев