Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Евдокия Никитина: “Бер генә минут та тик утыра алмыйм”

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында гомер итүче Евдокия Никитина - уникаль чигү ысулы белгече.

Евдокия үз төбәгенә хас булган чигү үрнәкләре белән Татарстан картасын чиккән иде. Алай гына түгел, аның кул эшләренең тагын да күплеген һәм төрлелеген, зәвыклылыгын күреп сокландык. Аллы-гөлле җепләрдән генә түгел, башка төрле материаллардан да сәнгать әсәрләре тудыра Евдокия Аркадьевна.

Аның хатын-кызлар көненә, бүләккә дип ясалган чәчәкләре искиткеч. Чиккән әйберләрен күргәч, «осталык кына түгел, күпме түземлек тә сорый бит бу эш», дип уйлап кудым.

«Бер генә минут та тик утыра алмыйм. Кул эшләре мине тынычландыра, илһам бирә», — ди ул үзе дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев