«Татарстан хатын-кызлары» оешмасы мобилизацияләнгән ир-егетләр өчен «Әнием пироглары» дип аталган акция игьлан итте.
Әлеге акциягә Мамадыш районының Дүсмәт мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Дүсмәт авылы әниләре кушылды. Шулай итеп, 20 октябрь көнне авылның хатын-кызлары төрле пироглар пешереп, аларны пленкаларга урап, коробкаларга җыеп, район үзәгенә озатты.

– Пирогларыбыз ир-егетләребезгә барып ирешсен һәм алар әниләренең күңел җылысын биреп өйдә пешергән пирог тәмен тоеп сыйлансыннар. Илләребез тынычланып ир-егетләребез сау-сәламәт булып исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә калабыз, – диде акциягә кушылучы Дүсмәтлеләр.Җомга иртән тәм-томнар Мамадыштан Казанга, хәрби әзерлек базаларына, җибәрелде.


.jpeg)
.jpeg)
Нет комментариев