Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Давид Григорьев-Саврушевскийның Назарий Афанасьевка матур шигъри жауабы

Билгеле булганча, Казан губернасының Мамадыш өязе Олы Саурыш авылында туган Д. Г. Григорьев Үзәк татар мәктәбен тәмамлаган, анда күренекле рус миссионеры, педагог һәм Көнчыгыш галиме Н. И. Ильминский укучысы В. Т. Тимофеев  (1836-1895) эшләгән.

Мин белмягян ауылдашым

Жазуыңны укыдым.

Укып чыккач синең турда,

Уйга тошоб утырдым:

Бу кем икян жаңа поэт,

Жакшы гына жазыучы?

Саурышныкы... Бу кем булыр

Мине даннаб жырлаучы?

Рахмят, иптяш, сюзляреңя,

Бигряк мактаб жаганың,

Уйлаб-уйлаб утыргачтын,

"Мактау телен" табканын.

Дорос, дусым, кай чагында

Сайраштыра сандугач,

Чыуалчаннар китергяляб,

Балаларны туйдыргач.

Тик бу турдан читен быйыл,

Тормош хале кюб сайратмый:

Ачлы-туклы жамагатым

Кюб сайрауны жаратмый.

Тик алайда жаным тюзмей,

Сейряк-мейряк сайрыйым.

Зиманалар койлярен дя

Жазыб-жазыб карыйым.

Сау булыб тор, жяш сандугач,

Сайра син дя, ташлама:

Тауыш матур булыр синең,

Кыйыу сайра, каушама!..

 

Д. Саврушевский

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев